news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кемнәр һәм ни сәбәпле эшеннән китә?

news_top
Татарстанда кемнәр һәм ни сәбәпле эшеннән китә?
"Татар-информ" архивы

Татарстанда яшәүчеләрнең эштән китүенең төп сәбәпләрен hh.ru онлайн-рекрутинг сайты атаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Хәзер эш эзләүче кешеләрнең күбесе (65 проценты) алдагы эш урыныннан үз теләге белән киткәнен әйтә. Алар хезмәт хакы күләме, коллективта атмосфера, җитәкчелек белән кыенлыклардан канәгать түгел.

Шул ук вакытта, эштән еш кына үз теләге белән китүчеләр «Чимал табу», «Эшче персонал», «Авыл хуҗалыгы», «Юристлар», «Мәгариф һәм фән» өлкәсендә теркәлә.

Эш эзләүчеләрнең 10 проценты кыскартуга эләккән. Моның белән күпчелек очракта стратегия һәм консалтинг, транспорт-логистика һәм автобизнес өлкәсе вәкилләре очраша. 

Респондентларның 9 проценты компания реорганизацияләнү сәбәпле эшсез калган.

Планны үтәмәгән, хезмәт дисциплинасын бозган өчен эшсез калучылар берәр процент тәшкил итә. 

Тагын 15 проценты башка мотивлары булуын әйтә, ләкин детальләрен сөйләми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар