news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре алучыларга субсидия бирәләр - бәяләр

news_top
Татарстанда каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре алучыларга субсидия бирәләр - бәяләр
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чебиләр сатып алуга тотылган чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итә.

Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга 2025 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре) сатып алуга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирелә. Моның өчен 2 июльдән 16 июльгә кадәр гариза бирергә кирәк. Бу турыда министрлык сайтында язылган.

Субсидия түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә:

  • чебиләр авыл хуҗалыгы кошлары үрчетү белән шөгыльләнүче һәм Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынган булырга тиеш;
  • сатып алына торган чебиләрнең яше - 30 көннән дә зуррак булмаска тиеш;
  • бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка алына торган чебиләр саны 50дән 100 башка кадәр булырга тиеш;
  • сатып алына торган чебиләр партиясенә ветеринария документлары җыелмасы булырга тиеш.

Субсидияләр күләме түбәндәгечә карала:

  • бер күркә чебиенә - 200 сум;
  • бер казга - 200 сум;
  • бер үрдәккә - 120 сум;
  • бер бройлер чебиенә - 100 сум.

Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документ формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-doynih-korov.htm.

Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар