Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кайсы юлларда 110 км/сәг тизлектә йөрергә рөхсәт ителде?

Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш һәм Алабуга районнары аша юлда үзгәрешләр 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

news_top_970_100
Татарстанда кайсы юлларда 110 км/сәг тизлектә йөрергә рөхсәт ителде?

Татарстан трассаларының кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне 110 км/сәгатькә кадәр арттырдылар. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

9 июньнән башлап М7 трассасында җиңел машиналарга һәм 3,5 тоннага кадәр авырлыктагы машиналарга ике юнәләштә дә 110 км\сәг тизлек белән йөрергә ярый.

Бу Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш һәм Алабуга районнары аша уза торган юл участокларына кагыла.

ЮХИДИ хезмәте шулай ук, тагын ике участокта рөхсәт ителгән тизлекне 80 км/сәгатькә арттыруны планлаштыра. Үзгәрешләр Мамадыш трактында — Интернациональ урамы киселешеннән Казанга чыгу юлына кадәр булачак. Горький шоссесында да үзгәрешләр көтелә — Залесная урамы, 118нче йорттан башлап, шәһәрдән чыгуга кадәр тизлек арттырылачак.

Җиңел автомобильләр өчен тизлек режимы Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында 100 км/сәгатькә кадәр арттырылган инде.

Барлык үзгәрешләр 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100