news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кайнатасы килененә пычак белән кадаган

51 яшьлек ир-ат белән 30 яшьлек хатын-кыз салып утырганда талашып киткәннәр.

news_top
Татарстанда кайнатасы килененә пычак белән кадаган

7 сентябрьдә Иске Чаллы авылында килененә пычак белән кадаган ир-атны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Моңа кадәр дә хөкем ителгән 51 яшлек ир-ат улының 30 яшьлек бергә яши торган хатыны белән спиртлы эчемлек эчеп утырган. Бир мизгелдә бу кешеләр талаша башлаган. Ир-ат пычак алып килененә суккан.

Имгәнгән хатынны Нурлат Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. 

51 яшьлек ир-атны үтерергә җыенуда шикләнеп тоткарлаганнар. Аңа беркая да чыгып китмәү турында имза куйдыртканнар. Бу кешене 15 елга ирегеннән мәхрүм итү ихтималы бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар