news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда каршы якка чыккан машинадагы 71 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

news_top
Татарстанда каршы якка чыккан машинадагы 71 яшьлек хатын-кыз һәлак булган
Фото: Татарстан прокуратурасы

Иртән Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якынча белешмә буенча, Renault Symbol автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Mazda минивэны белән бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Бәрелешү нәтиҗәсендә Renault машинасындагы 71 яшьлек пассажир хатын-кыз урынында ук һәлак булган, 75 яшьлек йөртүче авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар