news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кар кайчан эреп бетәчәк?

Хәзер кар катламы биеклеге 70 см, ә еллык уртача норма 40 см гына.

news_top
Татарстанда кар кайчан эреп бетәчәк?
Владимир Васильев

КФУ профессоры Юрий Переведенцев фикеренчә, Татарстанда кар апрель уртасында гына эреп бетәчәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев фаразлары белән уртаклашкан.

«Хәзер без антициклон сырты йогынтысында, ләкин якын көннәрдә көнбатыштан атмосфера фронтлары булган циклон килә, басым кими башлый, температура артачак, явым-төшемнәр башлана, юеш кар, карлы яңгыр була», — ди ул.

Переведенцев сүзләренчә, явым-төшем буенча күпьеллык норма быел ике тапкыр артык була. Инде хәзер үк кар катламы биеклеге 70 см, ә еллык уртача норма 40 см гына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар