Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда капиталь ремонт программасы: кем түләми, кемгә ташлама бирелә?

news_top_970_100
Татарстанда капиталь ремонт программасы: кем түләми, кемгә ташлама бирелә?
Фото: «Татар-информ»

Күп фатирлы йортлардагы торак милекчеләре капиталь ремонт өчен квитанцияләрне даими түләп бара. Алга таба бу акчалар, кирәк булганда, искергән гомуми йорт конструкцияләрен торгызуга яки алыштыруга тотыла. Татарстанда капиталь ремонт өчен кемнәр түләргә тиеш түгел, шулай ук кемнәр ташламага исәп тота ала? Бу хакта «Татар-информ» яза.

Капиталь ремонт программасы

Күп фатирлы йортларда ремонт эшләре 2 төргә бүленә: агымдагы һәм капиталь. Агымдагы ремонт даими рәвештә башкарыла һәм идарәче оешма, ТСЖ яисә ТСН квитанцияләре аша керә торган айлык түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла. Капиталь ремонт, агымдагы ремонттан аермалы буларак, зур системаларны һәм конструкцияләрне, мәсәлән, барлык түбәләрне яки суүткәргеч һәм җылыту кебек инженерлык коммуникацияләрен тулысынча алыштыруны яки торгызуны күздә тота.

Татарстанда капиталь ремонтка түләүләрдән кемнәр азат ителә?

Күп фатирлы йортларда фатир хуҗалары капиталь ремонт өчен түләргә тиеш, әмма кайбер категория гражданнар өчен искәрмәләр бар. Капиталь ремонт өчен түләмәү хокукына ия кешеләр:

  • авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиешле йортлардагы торак милекчеләре;
  • КРТ кысаларында реновация программасына кертелгән биналарда яшәүчеләр;
  • дәүләт яисә җирле органнар ихтыяҗлары өчен алына торган йортлардагы фатир хуҗалары;
  • СССР Геройлары, РФ Геройлары, Хезмәт Геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденының барлык дәрәҗәләре белән бүләкләнүчеләр.

Гражданнарның аерым төркемнәре капиталь ремонт өчен түләүгә 50 процент ташлама рәсмиләштерергә хокуклы. Мондый ташлама түбәндәгеләргә бирелә:

  • 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә;
  • хезмәткә сәләтлеләр булмаган гаиләләрдә яшәүче пенсионерларга;
  • I һәм II төркем инвалидларга;
  • сугыш ветераннарына һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга;
  • радиациядән зарар күрүчеләргә;
  • инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә;
  • махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100