Татарстанда канга баткан хатыны янында утырган ирне күршеләре тоткарлаган
Ир белән хатынның уртак улына бу көнне 10 яшь тулган.

Чаллыдагы ГЭС бистәсендә яшәүче кешене бергә яши торган хатынының канга баткан мәете янында күреп алганнар. Әлеге ир-ат хатынны үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда “Татарстан24” телеканалы хәбәр итте.
Подъездда яшәүче күршеләр талашкан тавышны фатирларыда ишетеп алган. Подъездга чыккан күршеләр кан эчендә яткан хатынны һәм аның янында утырган ирне күреп алганнар.
37 яшьлек хатын урында ук һәлак булган. 44 яшьлек ир-атны күршеләре тоткарлап, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
Ир-ат аңлатканча, ул бергә яши торган хатыныннан көнләшеп, талаша башлаган.
Үтерү факты буенча, җинаять эше ачылган.
Бу парның улы булган. Аңа бүген 10 яшь тулган.