Татарстанда Кама елгасында югалган егет белән кыз ике ел очрашып йөргән булган
16 һәм 17 яшьлек үсмерләрне җитмешләп кеше эзли.
Татарстанда Кама елгасында көймәдә йөрергә чыгып киткән 16 яшьлек Виктория белән 17 яшьлек Кириллны эзлиләр. Алар ике ел очрашып йөргән, талашмаганнар. Бу турыда Mash Iptash телеграмм-каналы хәбәр итте.
Узган шимбә көнне, 22 августта, яшьләр иптәшләре белән бергә Кама буена ял итәргә килә. Алар Алабугадан ерак түгел, яр буенда була. Кирилл балачактан ук моторлы көймәдә йөри белә. Бу юлы да ул көймә алып килә һәм егет белән кыз Камага кереп китә.
Хәзер аларны волонтерлар һәм коткаручылар эзли. Бу эштә җитмешләп кеше катнаша, дип хәбәр итте «Татарстан 24» телеканалы.
Телеканал белешмәсе буенча, үсмерләр утырган көймә баржага бәрелгән булуы бар. Бу баржа Удмуртиядән килә торган булган. Хәзер судноны тикшерергә җыеналар.
Җинаять эше ачылган.
НТР 24 каналы хәбәр иткәнчә, бүген Түбән Камадан ерак түгел урында Кама буенда Викториянең кроссовкие табылган.