Иртәгә, 26 июньдә, көндез Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында секундына 15–17 метрга кадәр тизлектә җил һәм көчле яңгыр көтелә.
Һава торышы начарлану сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында ышыкланмаска киңәш итә.
«Балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Гадәттән тыш хезмәтләрнең телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.