news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда күп балалы хатын сабыйларына пособие акчасына Сочига китеп югалган

60 мең акча килгәч, әни кеше ял итәргә киткән.

news_top
Татарстанда күп балалы хатын сабыйларына пособие акчасына Сочига китеп югалган
https://pixabay.com

Балык Бистәсе районында яшәүче 35 яшьлек хатын балалар өчен күп итеп пособие алган да ял итәргә киткән. Бу турыда Mash Iptash телеграм-каналына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Бу хатын улларын һәм кызларын үзе генә тәрбияли. Ул үзе салгалап та йөри. Уку елы алдыннан аның балаларына 60 мең сум «Путин түләүләре» килә. Бу акчага балаларны мәктәпкә әзерлисе, инвалид баласына дарулар аласы урынга, әни кеше үзе генә Сочига ял итәргә бара.

35 яшьлек әни бөтен пособие акчасына билет ала һәм җылы якка китеп югала. Туганнары аннан зарланып полициягә гариза яза, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар