Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көннәр кайчан суытачак?

Атна ахырында температура 25 градуска кадәр төшәчәк.

news_top_970_100
Татарстанда көннәр кайчан суытачак?

Быел гыйнвар ае аномаль җылы булды. Ай дәвамында уртача температура -3-5 градус кына торды. Бу нормадан 9-10 градуска югары. Татарстан Гидрометеорология үзәге әйтүенчә, соңгы 75 ел эчендә иң җылы гыйнвар 2007 елда гына булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Бүген республика Төньяк Атлантика циклоны һәм аның җылы өлешенең атмосфера фронтлары йогынтысында. 6 февральдә атмосфера басымының көчле үсеше аркасында Татарстанга антициклон киләчәк. Төнлә температура -8-13, аязганда -18, көндез -6-11 градус булачак.

Җомга көнне, 7 февральдә кар явачак, көчле җил һәм буран көтелә. Температура сизелерлек үзгәрмәячәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, атна ахырында көннәр суытачак. 8-9 февральдә төнлә һава температурасы 15-20 градус салкын булачак. 9 февральдә аязган вакытта 25 градус салкын булыр дип көтелә. Көндезге температуралар күрсәткече -13-18 градустан да артмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100