+28…+29 градуслы аномаль эсседән соң Татарстанда кинәт суытачак. Бүген республикада көчле җил һәм яшен көтелә, ә бәйрәм ялларында температура нульгә кадәр төшәргә мөмкин – синоптиклар төнлә кырау да төшәргә мөмкин, дип кисәтә.
«Июль эссесе 8 майга кадәр саклана»
«Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль эссе 8 майга кадәр сакланачак.
«Чын мәгънәсендә, 25-28 градус температуралы июль эссесе. Мондый температура Казанга да, Чаллыга да, Әлмәткә дә хас», – дип сөйләде ул.
Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь сүзләренчә, температура рекорды куелырга мөмкин.
«6 майда көндезге сәгатьләрдә температура 29 градуска кадәр күтәрелде. Казанда температура рекорды куелырга мөмкин», – диде ул.
Бу көндә эсселек буенча рекорд моңа кадәр 2010 елда булган. Ул вакытта «Казан-опорная» метеостанциясендә термометр баганасы 29,3 градуска, ә Казанның Авиатөзелеш районында «Сокол» метеостанциясендә 29,5 градуска күтәрелгән.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Төнлә кырау төшәргә мөмкин»
Александр Шувалов сүзләренчә, озын яллар башында һава торышы нык үзгәрәчәк.
«Төньяк-көнбатыштан, Карелиядән антициклон килә. Ул башка һава массасыннан, көчле явым-төшемнәр бирмәячәк», – дип сөйләде синоптик.
9 һәм 10 майда һава температурасы 10-15 градуска кадәр төшәчәк. 11 майда гына температура 3-4 градуска күтәрелә һәм 16-18 градус булачак, дип өстәде Шувалов.
Феликс Гоголь аңлатканча, бүген һәм иртәгә көндез республикада окклюзия фронты, аннан салкын атмосфера фронты үтәчәк.
«Төнлә температура төшәргә, нульгә якынаерга яки бераз гына минуска китәргә мөмкин. Кырау төшүе ихтимал», – дип кисәтте ул.
«Бик салкын булып тоелачак»
Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе сүзләренчә, һава торышының кискен контрастында өермә булу ихтимал, әмма мондый күренешләрне фаразлап булмый.
«Җылы һава массаларына салкын фронт үтеп кергәндә өермәләр барлыкка килү ихтималы бар. Алар күчеш чорында барлыкка килә. Бу бик сирәк күренеш һәм безнең киңлекләрдә моны фаразлап булмый», – диде Феликс Гоголь.
Әгәр тарихка күз салсак, кайбер елларда май аенда, хәтта июньдә дә, Татарстанда кар яуган вакытлар булды. Әлбәттә, ул һәрвакыт тиз эри.
«Майда кар яву – бик сирәк күренеш, ай башында булырга мөмкин. Тик кайбер елларда май ахырында һәм хәтта июнь башында да кар яуды. Соңгы ун елда шундый берән-сәрән очраклар булды, тик бу еш була торган хәл түгел, һәм якын киләчәктә моны күрмибез», – диде Гоголь.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Татарстанда салкын һава торышының күпме сакланачагы билгесез, әмма һава торышы үзгәреше сизелерлек булачак. Климатик нормадан 8 градуска узып киткән аномаль эсседән соң, республика нормадан түбәнрәк температура зонасында булачак. 9-11 майда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 1-2 градуска түбән була.
«Кискен контраст булачак: дүрт көн эссе тора, кешеләр шортик-майкадан йөри, ә монда көндезге температуралар 28 градустан 15 градуска кадәр төшә. Бик салкын булып тоелачак, гәрчә, чынлыкта исә, һава торышы климатик нормага якын яки бик аз гына түбән булачак», – дип йомгаклады Феликк Гоголь.
Һава торышы шартлары үзгәреше атмосфера басымы уйнау белән бергә булачак.
Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова