Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда исерек йөртүче утырган автокранны полиция куып йөргән - видео

Төнге унике тирәсендә юлда туктамаган автокранны куарга полиция экипажы чыккан. Тәгәрмәчләргә 24 тапкыр атып кына туктата алганнар.

news_top_970_100
Татарстанда исерек йөртүче утырган автокранны полиция куып йөргән - видео
22 июльгә каршы төндә Казанда исерек машина йөртүче автокранга утырып юлга чыккан. Мамадыш тракты тирәсендә аны полиция туктатмакчы булган. Тик автокран туктамаган. Бары  тәгәрмәченә атып кына, туктата алганнар. Бу турыда ЮХИДИ матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" язды.

Төнге унике тирәсендә юлда туктамаган автокранны куарга полиция экипажы чыккан. Бер экипаж гына туктата алмагач, тагын берничә төркем чакырганнар. Автокран Биектауга таба китә башлаган. Росгвардия хезмәткәре "Камаз" автокраны тәгәрмәченә 24 тапкыр аткан. Шулай итеп кенә исерек машина йөртүчене туктата алганнар.

Руль артында 27 яшьлек ир-ат утырган. Ул инде берничә тапкыр хөкем ителгән кеше булып чыккан. Аңа карата тагын җинаять эше ачылырга мөмкин. Шулай ук исерек килеш рульгә утырган, машина урлап качкан өчен җаваплылыкка тартулары ихтимал.

РЕН ТВ каналы әлеге вакыйганың видеосын күрсәтте. Социаль челтәр кулланучылар ясаган видео GTA уены форматында эшләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100