Татарстанда исерек егет утырган машина бәрдергән җәяүленең аягы өзелгән
Муса Җәлил проспекты буйлап баручы "Опель Астра" светофорның кызыл утына узып киткән.
Яр Чаллыда җәяүлене бәрдереп үтергән 26 яшьлек машина йөртүчене хөкем итәләр. Әлеге машина бәрдергән ир-атның аягы өзелгән һәм ул урында ук җан биргән. Бу фаҗига турында «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 28 июльдә кичке тугыз тирәсендә 26 яшьлек егет исерек булган. Шул килеш ул «Опель Астра» машинасы белән идарә иткән. Муса Җәлил проспекты буйлап Евгений Батенчук урамына таба барышлый светофорның кызыл утына узып киткән. Бу вакытта бер
Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качарга маташкан. Аны ЮХИДИ инспекторлары Мәләкәс елгасы ярында тоткарлаган.
Бу кешене административ җаваплылыкка тартканнар, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Ул гаебен тулысынча таныган.
Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган бу кешене сак астына алганнар. Хәзерге вакытта җинаять эшен Яр Чаллы шәһәр судына тапшырганнар.