news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда исерек ана сигез айлык баласын пычак белән кискәләгән

Баласы канга баткач, хатын үз әнисенә шалтыраткан. 

news_top
Татарстанда исерек ана сигез айлык баласын пычак белән кискәләгән
Татарстанда 24 яшьлек хатын исерек килеш сигез айлык баласын пычак белән кискәләгән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләгән. 

18 сентябрьдә Ютазыда исерек ана баласын кискәләгән. Бала канга баткач, хатын үз әнисенә шалтыраткан. "Ашыгыч ярдәм" табиблары баланы район хастаханәсенә алып киткән. Табиблар баланың муенында, корсагында киселгән урыннарны дәвалыйлар. Баланың хәле стабильләшкән. 

Хатын исә гаебен танып, гариза язган. Якын арада аны сак астына алу турында карар кабул итәчәкләр. Тикшерүчеләр судмедэкспертиза билгеләгән. 

Баласын кискәләгән хатынның еш кына салгалап йөрүе, беркайда эшләмәве билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар