Татарстанда чәршәмбе, 29 апрельдә, җилле һава торышы саклана. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төбәктә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда – 17 метрга) җитәчәк. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Җил көндезге һәм кичке сәгатьләрдә көчәер дип көтелә.
Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрткән иде. Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында тормаска киңәш ителә.