news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ирнең күкрәгенә торба кадалган

Ир-ат түбәдә эшләгәндә, тотынып кала алмыйча, аска егылып төшкән.

news_top
Татарстанда ирнең күкрәгенә торба кадалган
Югары Ослан районында дача йортының өске катыннан ир-ат күкрәге белән торба өстенә килеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

20 августта көн уртасында Түбән Осландагы “Этилен” бакчачылык ширкәтендә 70 яшьлек ир-ат бакча йортының икенче катында төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән. Эшләгәндә тотынып кала алмыйча егылып, 25 миллиметрлы чыгып торган торба өстенә килеп төшкән.  Аның кулына зыян килгән һәм торба күкрәк читлеген тишкән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга Югары Ослан районы хастаханәсе табиблары килгән. 112нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре гидравлик корал белән дүрт җирдән торбаның тәннән чыгып торган урыннарын кискән.

Ир-атны Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар. “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат кичке сәгать уннарда реанимациядә вафат булган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар