Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ирен чабып үтереп, болгарка белән тураклаган хатынны хөкем итәләр

32 яшьлек хатын иренең мәетен ишегалдында күмеп куйган.

news_top_970_100
Татарстанда ирен  чабып үтереп, болгарка белән тураклаган хатынны хөкем итәләр

Татарстанның Әгерҗе районында ир-атны балта белән чабып үтергән хатынны хөкем итәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Хокук саклау органнары җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Эшне судка биргәннәр.

7 июньгә каршы төндә Иске Әсләк авылында 32 яшьлек хатын элекке ирен үтергән. Ул, мәрхүмнең артыннан килеп, муенына балта белән ике тапкыр чапкан. Шуннан соң хатын мәетне идән астына ыргыткан һәм болгарка белән кисәкләргә тураклаган һәм кура җиләкләре арасына яшерә.

Берничә көннән соң ирнең әти-әнисе, борчылып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклау органнары хатынга полициягә килеп, ире турында сораштыра башлый. Хатын бу вакытта баласы белән Чаллыда хастаханәдә була. Ул, яшерен генә хастаханәдән чыгып өенә кайта һәм иренең мәетенең калдыкларын ишегалдына күмеп куя. Полиция хезмәткәрләре мәетне шунда тапкан.

Әлеге фаҗигадән соң «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. хатын гаебен таныган һәм сак астына алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100