news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ир белән хатын янып үлгән

news_top
Татарстанда ир белән хатын янып үлгән
Фото: Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә янгында ир белән хатын һәлак булган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Биредә йорт һәм мунча янып беткән. Хәрабәләрне актарганда, 2 мәет табылган. Аларның ирле-хатынлы булуы билгеле.

Фаҗига «Уңыш» ширкәтендә була. 2 катлы йорт һәм мунча яна.

Янгын сүндерүчеләр 70 яшьлек хатын-кыз һәм 69 яшьлек ир-ат мәетен таба. Якынча белешмә буенча, ир белән хатын бакча йортында яшәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар