Татарстанда ир белән хатын мунчада үлгән
Чистайда ир белән хатын мунчада ис тиеп үлгән.
Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Тикшерү комитеты башлыгы өлкән ярдәмчесе Александр Шептицкий әйткән.
Узган сишәмбедә 66 һәм 62 яшьлек ир белән хатын Алексеевск районыннан Чистайга кызларына кунакка килгән. Кунакларны мунчага озатканнар. Бераз вакыт узгач, кияү кеше мунча идәнендә мәетләрне абайлап алган.
Якынча мәгълүматлар буенча, пенсионерлар ис тиеп үлгән.