Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ир белән хатын үлгән коточкыч аварияне видеорегистратор төшереп алган

«БМВ» иномаркасы каршыга килә торган «Лада» машинасына бәрелгән.

news_top_970_100
Татарстанда ир белән хатын үлгән коточкыч аварияне видеорегистратор төшереп алган

Узган җомгада Яр Чаллы-Яңа бистәсе юлында авариядән ир белән хатын һәлак була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге аварияне видеога төшереп алганнар. «БМВ» иномаркасының каршы як полосага чыгып, «Лада» машинасына бәрелүе күренә. Аннары ике машина да юл кырыена төшеп китә.

Авариядә ир белән хатын — Чаллыда яшәүче кешеләр һәлак була. Алар «Лада» машинасында барган. 

Соңрак билгеле булганча, иномарка йөртүче кеше исерек булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100