news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ир белән хатын аерылышканда бал кортларын бүлешкән

Бүлешкәндә бер бал корты да зыян күрмәгән.

news_top
Татарстанда ир белән хатын аерылышканда бал кортларын бүлешкән

Спас районында ир белән хатынга бал кортларын аерып бирү өчен суд приставлары ярдәме кирәк булган. Бу турыда Татарстан Суд приставлары идарәсе вәкиле Лилия Хәлимова "Татар-информ" агентлыгына әйткән.

Суд карары буенча, Болгарда яшәүче ир, аерылышканнан соң, элеккеге хатынына уртак милекнең бер өлешен бүлеп бирергә тиеш булган. Ир хатынга ике токарь станогын, бораулау һәм агач эшкәртү станокларын калдырган. Ләкин бал кортларын бүлешкәндә, җәнҗал чыккан.

Бәхәсне чишү өчен, суд приставлары тәҗрибәле умартачыга мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, хатынга биш баш умарта оясы эләккән.

Бүлешкәндә бер бал корты да зыян күрмәде, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар