news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ир-ат белән кыз бала поезд астына эләгеп һәлак булды

Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган.

news_top
Татарстанда ир-ат белән кыз бала поезд астына эләгеп һәлак булды

Татарстанда кичә тимер юлда булган фаҗига турында "Татар-информ”га Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

Фаҗига кич белән Юдино-Васильево юлының 775нче чакрымында булган.

Якынча мәгълүматларга карганда, 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кыз республиканың Яшел Үзән районы Октябрьск бистәсе тирәсендә тимер юл аша чыккан.

Машинист ашыгыч рәвештә поездны туктатырга тырышкан, әмма ир-ат белән кыз баланы бәрдерүдән кача алмаган.

Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның ата-анасында эшләгән. Кыз бала тимер юлның икенче ягындагы кибеткә барырга теләгән, ир-ат аны озатырга булган.

Хәзер тикшерүчеләр видеокүзәтү камерасындагы язманы өйрәнәләр һәм фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Соңрак бу мәрхүмә кызның кибеттәге камера астына эләккән сурәте чыкты:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар