Татарстанда ир-ат белән кыз бала поезд астына эләгеп һәлак булды
Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган.
![Татарстанда ир-ат белән кыз бала поезд астына эләгеп һәлак булды](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/4/21/4d99fae3cc2d4fcbc4af2072ccc48715080d349ce0c7f607ea9e932108a1.jpg)
Татарстанда кичә тимер юлда булган фаҗига турында "Татар-информ”га Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.
Фаҗига кич белән Юдино-Васильево юлының 775нче чакрымында булган.
Якынча мәгълүматларга карганда, 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кыз республиканың Яшел Үзән районы Октябрьск бистәсе тирәсендә тимер юл аша чыккан.
Машинист ашыгыч рәвештә поездны туктатырга тырышкан, әмма ир-ат белән кыз баланы бәрдерүдән кача алмаган.
Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның ата-анасында эшләгән. Кыз бала тимер юлның икенче ягындагы кибеткә барырга теләгән, ир-ат аны озатырга булган.
Хәзер тикшерүчеләр видеокүзәтү камерасындагы язманы өйрәнәләр һәм фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/9ef3407ca55aeaa6aa08533763074c30cb3465046278162f0e4448ecca50.jpg)
Соңрак бу мәрхүмә кызның кибеттәге камера астына эләккән сурәте чыкты: