Татарстанда иптәшләре белән су коенырга киткән ирен хатыны эзли
Дүшәмбе иртән чыгып киткән ир өйгә кайтмаган.
Кукмарада иптәшләре белән су коенырга киткән 38 яшьлек ирен хатыны эзли. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу ир дүшәмбе иртән иптәшләре белән су коенырга дип чыгып киткән. Шуннан соң өйгә дә кайтмаган, хәбәре дә юк икән.
Хәзерге вакытта Киндеркүл авылы янындагы буа тирәсендә ирне зләү эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.