Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда йөкле хатын ашыгыч ярдәм машинасында бала тудырган

news_top_970_100

Түбән Камада 30 яшьлек йөкле хатын баласын ашыгыч ярдәм машинасында тапкан. Бу турыда районның Сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән НТР 24 каналы хәбәр итте.

Анна Смирнова баласын шулкадәр тиз таба, аны бала тудыру йортына алып барып җиткерә алмыйлар. Шулай итеп дөньяга 2670 грамм авырлыктагы, 49 см буйлы кыз туа.

Аннары Аннаны һәм нарасыйны хастаханәгә илтәләр.

Анна үзе баласын бер атнадан гына туар дип көтә, шуңа күрә хастаханәгә ятарга да ашыкмый. 

Бу сабый әлеге гаиләдә икенче бала, Аннаның 7 яшьлек апасы бар.

Ашыгыч ярдәм табиблары мондый хәлгә беренче тапкыр очрауларын сөйли.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2022
    Исемсез
    Минем апамнын килене тимер юл переездында поезд узганны коткэндэ машинада бэби тапты. Апай кендеген кисте.. Тагын бер куршелэре ойдэ ашыгыч ярдэм килгэнче тапты, янында кеше дэ булмаган.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100