news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда йөкле студентларга түләүләр регламентын әзерлиләр

news_top

Татарстанда йөклелек буенча исәпкә баскан һәм көндезге бүлектә укучы хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү тәртибен урнаштыручы проект әзерләнгән. Документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза үтә. Бу турыда «Вести-Татарстан» яза.

Проектта әйтелгәнчә, әлеге түләүне алу өчен гаризаны Россия гражданы булган, көндезге укыту формасында белем алучы хатын-кызлар бирә ала. Балигъ булмаган йөкле кызлар исә түләүгә мөрәҗәгать итүне законлы вәкилләренең ризалыгы белән башкара.

Гаризаны шәхсән яки дистанцион тапшырырга, яисә почтадан җибәрергә тәкъдим ителә. Боерыкны расласалар, документларны карау һәм түләүне бирү срогы 10 эш көненннән артмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар