Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «ИнформУИК» проекты старт алды

news_top_970_100
Татарстанда «ИнформУИК» проекты старт алды
Фото: Татарстан Үзәк сайлау комитеты матбугат хезмәте

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү алдыннан Үзәк сайлау комиссиясе гражданнарга Татарстан парламентына сайлаулар турында өстәмә мәгълүмат бирү өчен яңартылган проект эшләтеп җибәрде.

«ИнформУИК» проекты республиканың эре шәһәрләрен – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәнне колачлый. Проект Татарстан территориясендә төрле дәрәҗәдә уза торган сайлаулар алдыннан гражданнарга мәгълүмат бирү буенча колачлы эшнең бер өлеше булып торачак.

«ИнформУИК» проекты кысаларында гражданнар күп җыелган урыннарда – эре предприятиеләр янында, мәйданнарда, сәүдә үзәкләре янында, паркларда, скверларда, яр буйларында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары, шулай ук махсус җәлеп ителгән волонтерлар сайлаулар турында мәгълүмати материаллар таратачак, тавыш бирү формалары һәм сроклары турында сөйләячәк, беренчел мәгълүматны бирәчәк, татарстанлыларны сайлауларга чакырачак», – дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«ИнформУИК» проектында катнашучыларының ак өс киеме, футболка һәм бейсболкасында Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү логотибы төшерелгән. Җәмәгать урыннарындагы мәгълүмат нокталары да сайлау символикасы белән бизәлгән. «ИнформУИК» проекты 15-30 августта гамәлгә ашырыла. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак. Тавыш бирү участоклары 7:00-20:00 сәгатьтә ачык булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100