Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда иң югары хезмәт хаклары кайда?

Республикада һәр эшсезгә 5 вакансия туры килә. Кадрларга кытлык сәнәгать предприятиеләре, төзелеш компанияләре һәм мәгариф учреждениеләрендә күзәтелә. Татарстанда иң югары хезмәт хаклары кайда тәкъдим ителә, җәй көне кайда эшләп була һәм эш бирүчеләр хезмәткәрләрне ничек җәлеп итә? Болар турында «Татар-информ» материалында.

news_top_970_100
Татарстанда иң югары хезмәт хаклары кайда?
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татарстанда эшсезлек буенча тарихи минимум теркәлде

Татарстанда халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе икенче квартал ахыры нәтиҗәләре буенча 61,9 процент тәшкил итә, Россия буенча күрсәткеч 60,3, Идел буе федераль округында 59,7 процент. Бер яктан, бу яхшы – кешеләрнең эше бар, ә икенче яктан – производстволарда һәм башка тармакларда кадрларга кытлык сизелә. Бу хакта «Татар-информ»да Наталья Рыбакова яза.

«Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республикада эшсезлек дәрәҗәсе 2,2 процент тәшкил итә, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк – 3,4 процент. Бу Идел буе федераль округы төбәкләре арасында да иң түбән күрсәткечләрнең берсе, округ буенча ул уртача 2,7 процент тәшкил итә», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ел башыннан республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17 мең эшсез теркәлгән. 12 меңгә якын кеше, яки эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 68 проценты диярлек эшкә урнаштырылган.

Ел башыннан республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17 мең эшсез теркәлгән.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга җитте һәм эшче көчнең гомуми санының 0,3 процентын тәшкил итә», – диделәр ТР Хезмәт министрлыгында.

Июль башына республикада 6 мең эшсез теркәлгән, бу ел башы белән чагыштырганда 1,4 мең кешегә кимрәк. Эш бирүчеләр 35 мең вакансия булуы турында хәбәр итте, димәк, республикада һәр эшсезгә шартлы рәвештә 5әр вакансия туры килә.

«Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, кадрлар дефициты демографик вазгыять белән бәйле (90нчы еллардагы демографик чокыр). Халыкның табигый кимүе капланмый, моннан тыш, мигрантларның да китүе күзәтелә», – диләр hh.ru матбугат хезмәтендә.

Аналитиклар мәгълүматлары буенча, хезмәт базарына өлешчә мобилизация һәм халык релокациясе дә йогынты ясаган.

Төзелеш һәм күчемсез милек тармакларында 2,8 мең эш урыны бар.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Хезмәткәрләрне производстволарда, төзелештә, мәгарифтә һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә көтәләр

Җәйге чорда Татарстанда кадрларга ихтыяҗ зур. Алар арасында – җитештерү, төзелеш һәм күчемсез милек, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау өлкәләре.

«Хәзерге вакытта кадрларга иң зур ихтыяҗ 7,6 мең эш урыны булган җитештерү тармагында күзәтелә», – диләр ТР Хезмәт министрлыгында. Мәсәлән, Казан дары заводы һәм «Точмаш» эшчеләргә югары хезмәт хаклары вәгъдә итә.

Төзелеш һәм күчемсез милек тармакларында 2,8 мең эш урыны, транспорт өлкәсендә – 1,9 мең, мәгариф һәм фән өлкәсендә – 1,8 мең, сәламәтлек саклау өлкәсендә – 1,8 мең эш урыны бар.

«Работа в России» платформасы мәгълүматлары буенча, кадрларга кытлык сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, азык-төлек сәнәгате, консалтинг өлкәсендә дә аеруча сизелә.

hh.ru мәгълүматлар буенча, Татарстанда хезмәткәрләр өчен иң югары конкуренция автомобиль бизнесында, ваклап сатуда, эшче персонал арасында, медицина һәм фармацевтикада, клиентларга хезмәт күрсәтү һәм сату өлкәләрендә күзәтелә. Бигрәк тә курьерлар, шоферлар, колл-үзәк хезмәткәрләре һәм гомумән яшь кадрлар җитми.

«Хезмәткәрләр хезмәт хакларының конвертта түгел, ә рәсми булуын тели».

Фото: © «Татар-информ»

1 ел эчендә хезмәт хаклары 15 процентка арткан

Кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү өчен, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәт хакларын арттыра, карьера үсеше һәм социаль гарантияләр тәкъдим итә. Статистиканың соңгы рәсми мәгълүматлары буенча, 2023 елның гыйнвар – май айларында республикада уртача хезмәт хакы 57 490 сум тәшкил иткән һәм 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка арткан.

«Иң югары хезмәт хаклары файдалы казылмалар чыгару – 93,4 мең сум, мәгълүматлаштыру һәм элемтә – 89,2 мең сум, финанс һәм иминият эшчәнлеге өлкәсендә – 82,4 мең сум, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү, һаваны кондицияләү өлкәсендә – 74,8 мең сум», – диләр ТР Хезмәт министрлыгында.

Социаль пакет буларак, эш бирүчеләр туклану компенсациясен, эшкә вахта ысулы белән китерүне яки юл йөрү бәясен компенсацияләүне, өстәмә медицина иминияте, карьера үсеше мөмкинлекләрен һәм социаль чараларны тәкъдим итә.

Июль аенда Татарстан буенча иң яхшы вакансияләрне программистларга тәкъдим итәләр.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Хезмәткәрләрне эшкә алу кыйммәтләнә, өстәвенә, барлык каналлар буенча һәм бизнеста барлык катнашучылар өчен. Мондый шартларда компанияләргә яшьрәк һәм өлкәнрәк яшьтәге хезмәткәрләргә игътибар итәргә кирәк, кандидатларны сайлаганда skill-based алымнарын кулланырга, ягъни дәгъвачыларны реаль күнекмәләр буенча бәяләргә кирәк, башка чикләүләр булырга тиеш түгел», – дип саный hh.ru. аналитиклары.

Экспертлар аңлатуынча, кадрлар дефициты хезмәт хаклары ярышын барлыкка китергән: белгечләрне хезмәт хаклары белән җәлеп итәләр.

SuperJob порталы мәгълүматлары буенча, июль аенда Татарстан буенча иң яхшы вакансияләр программистлар (аена 250 мең сумга кадәр), сату буенча менеджерлар (180 мең сум) һәм дизайнер-консультантларга (150 мең сум) туры килә.

hh.ru порталында иң югары хезмәт хаклары тәкъдим ителгән 3 өлкәгә килгәндә, болар: «Стратегия, инвестицияләр, консалтинг» – аена 83 мең сумнан артык, «Автомобиль бизнесы» – аена 77 мең сумнан артык һәм «Чимал табу» – аена 76 мең сумнан артык.

Казанда җәяүле курьерларга 130 мең сумга кадәр акча тәкъдим итәләр.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Казанда җәяүле курьерларга 130 мең сумга кадәр акча тәкъдим итәләр

Җәй көне теләсә кайсы эшчәнлек өлкәсендә һәм белем дәрәҗәсе нинди булуга карамастан өстәмә эш табарга мөмкин. Керем дәрәҗәсе төрле. Июль аенда SuperJob компаниясендә вакансияләр саны буенча «топ-5»леккә китереп бирү, ритейл, транспорт һәм логистика, шулай ук кунакханәләр, рестораннар, төзелеш, проектлау һәм күчемсез милек өлкәләре кергән.

Казанда җәяүле курьерларга аена 130 мең сумга кадәр, фермада сыерларны орлыкландыручыга – 70 мең сумга кадәр, ә балалар мәйданчыгына инструкторга аена 25 мең сум акча тәкъдим итәләр. Сүз уңаеннан, соңгы вакансиягә дәгъва кылучыларга өстәмә рәвештә территорияләрне җыештыру өчен өстәмә түләүләр һәм бушлай 3 тапкыр туклану вәгъдә ителә. «Работа в России» платформасында эшчеләр өчен 250 сезонлы вакансия тәкъдим ителгән.

«Алар – элеватор эшчеләре, балалар сәламәтләндерү лагерьларында пешекчеләр, төзекләндерү эшчеләре, юл эшчеләре, агач утырту, орлык һәм җимеш җыю буенча төрле эшчеләр һәм башкалар. Хезмәт хаклары – 16 мең сумнан 33 мең сумга кадәр», – дип сөйләделәр ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, ведомство беренче яртыеллыкта 7 меңнән артык балигъ булмаган баланы эшкә урнаштырган. Яшьләр каникул вакытында ярдәмче эшләр, территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү белән шөгыльләнә.

Предприятиеләр һәм оешмалар кадрлар дефицитын хезмәт мигрантлары ярдәмендә каплый.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Төркия, Кытай һәм Төркмәнстан гражданнарын эшкә җәлеп итә

Предприятиеләр һәм оешмалар кадрлар дефицитын хезмәт мигрантлары ярдәмендә каплый. Икътисади яктан имин булган Татарстанга башка төбәкләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән эш эзләп киләләр.

«Җәй башына булган мәгълүматларга караганда, 3,3 меңнән артык предприятие, оешма һәм шәхси эшмәкәр чит ил эшчеләрен җәлеп итә, шул исәптән 50 эш бирүченең виза тәртибе булган илләрдән чит ил эшчеләрен җәлеп итүгә рөхсәте бар. 5 ай эчендә чит ил гражданнарына эшкә 225 рөхсәт бирелде», – диләр ТР Хезмәт министрлыгында.

Быел эшкә рөхсәтне 21 ил гражданнары рәсмиләштергән, аларның 40 проценты диярлек – Кытай гражданнары, 33 проценты – Төркиядән һәм 7 проценты – Төрекмәнстаннан. Хезмәт мигрантлары нигездә төзелеш өлкәсендә эшли, шулай ук эшкәртү производстволарында, коммуналь һәм социаль хезмәтләр, җәмәгать туклануы, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә, сәүдә һәм транспортта.

Быелның 5 аенда республикада 24 меңнән артык хезмәт патенты рәсмиләштерелгән. Иң күп патентлар Казанга, Чаллыга, Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш, Бөгелмә, Питрәч, Биектау һәм Алабуга районнарына килгән чит ил гражданнарына ясалган. Моннан тыш, 35 мең чит ил гражданының гамәлдә булган патентлары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100