news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясе җиңүчеләре билгеле

news_top

Бүген Казанда «Россиядә Ел укытучысы-2026» бөтенроссия бәйгесенең Татарстан төбәге призерларын бүләклиләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» номинациясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен котлап, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады.

Лауреатлар исемлеге

  • Чулпан Мөнир кызы Нәҗметдинова - Сарман гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Ләйлә Рәис кызы Нәгыймуллина - Казан шәһәре Мәскәү районы «КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе»

Өченче урынга Мамадыш шәһәре академик Камил Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицей мәгариф үзәге Зәлия Мөдәрис кызы Гыймазова лаек булды.

Икенче урынны Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернаты Илзам Әгъзәм улы Хаҗиев яулады.

Беренче урынга Казан шәһәре Совет районы 11 нче күп профильле лицей татар теле һәм әдәдбияты укытучысы Резидә Зөфәр кызы Курамшина чыкты.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңүче – Зилә Марс кызы Билалова - Аксубай 3 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

«Һөнәргә тугрылык» номинациясе җиңүчесе - Лилия Фоат кызы Гатауллина - Кукмара шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбе;

«Педагог – остаз» номинациясендә җиңүче - Эльмира Мансур кызы Гыйбасева - Апас районы Биеш урта мәктәбе укытучысы;

«Иҗат һәм яңалыкка омтылыш» номинациясе җиңүчесе - Алия Фәрит кызы Нәҗипова - Яр Чаллы шәһәренең 60 нчы урта мәктәбе;

«Педагогик сәләт» номинациясе җиңүчесе - Зөлфия Зөфәр кызы Сөнгатуллина - Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче күп профильле лицее;

«Эрудиция һәм иҗади фикер» номинациясе җиңүчесе - Гөлзилә Фәһим кызы Фәхретдинова - Арча районы Апаз урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

«Традицияләр һәм яңалыкка омтылыш» номинациясе җиңүчесе - Айгөл Фәнзәт кызы Хәбибуллина - Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар