Зәйнәб Фәрхетдинованың «Төшләремдә күрдем сине, әнкәй» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Җырның сүзләрен Гөлүсә Шаһбан, ә көен Азат Вахитов язган.
«Татарстанда иң матур тавыш», «Зәйнәб Фәрхетдинова башкаруындагы җыр ошамаска мөмкин түгел», – дип бәяләгән җырны тыңлаучылар.
«Яратам да инде үзеңне, Зәйнәб, жырларыңны! Әниеңнең рухы шат булсын», – дип тә комментарий калдырганнар.