news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда иң аз һәм иң күп хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атадылар

news_top
Татарстанда иң аз һәм иң күп хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атадылар
Фото: © «Татар-информ», Александр Эшкинин

Татарстанда айлык уртача хезмәт хакы иң югары булган тармакларны атадылар. Анализ ясаганда республика оешмаларында һәм предприятиеләрендә, шул исәптән кече эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр исәпкә алынган. Бу хакта «Челнинские известия» сайты яза.

2025 елның гыйнвар – май айларына аналитиканы Татарстанстат китерә.

Быелның 5 аенда иң зур уртача хезмәт хакы фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә булган – 128,3 мең. Аннан соң мәгълүмат һәм элемтә тармагы – 127,3 мең сум, финанс һәм иминият эшчәнлеге – 123,3 мең.

2025 елның гыйнвар – май айларында иң аз айлык уртача хезмәт хакы күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә булган – 48,8 мең, кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануында – 54,2 мең.

Агымдагы елның 5 аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы төрле тармакларда 64 меңнән 94 меңгә кадәр җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар