Татарстанда җиләк җыючыларны кисәтәләр: «Аю тиз йөгерә, яхшы йөзә, тиз үтерә ала»
«Түбән Кама» милли паркы территориясендә 2 фотокапкын объективына 3-4 яшьлек көрән аю эләккән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Милли паркның фәнни эшләр буенча директор урынбасары Юлия Лукьянова хәбәр итүенчә, 3 көн дәвамында җәнлек Зур Бор (Большой Бор) кварталларының берсендә була, шуннан соң камера объективларына эләкми башлый.
«Килбәтсез кыяфәтенә карамастан, көрән аю тиз йөгерә ала – сәгатенә 50 километр тизлек белән, бик яхшы йөзә, зур араларга сикерә, корбаны янына тавышсыз гына якынлашырга сәләтле. Көрән аю зур көчкә ия, хәтта эре хайванны һәм кешене дә тиз үтерә ала», – дип сөйләде Юлия Лукьянова.
Шуңа бәйле рәвештә «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре урманга барудан вакытлыча баш тартырга киңәш итә, бигрәк тә җиләк һәм гөмбә җыю белән шөгыльләнүчеләргә. Белгечләр көрән аюның куркыныч ерткыч булуын һәм аның белән күрешүнең фаҗигагә әверелергә мөмкинлеген искәртәләр, диелә хәбәрдә.