Татарстанда яшәүче хатын-кызны урманда йөргәндә кара елан (гадюка) чаккан. Аны Алабуга үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз урманда җиләк җыйган вакытта кинәт кенә кискен авырту тойган. Башта ул ватылган пыялага киселдем, дип уйлаган. Пыяла ватыкларын алып ташларга, дип иелгәндә, кара елан күргән.
«Организмның реакциясе яшен тизлегендә булган. Берничә минут узуга ук хәвефле билгеләр көчәя башлаган – сулыш юллары шешкән. Һәр секунд саен сулыш алу авырлаша барган», – дип сөйләгәннәр район хастаханәсендә.
Хатын-кыз кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Чакканнан соң ярты сәгать эчендә аны реанимация бүлегенә салганнар. Табиблар кирәкле ярдәмне тулысынча күрсәткән. Хәзерге вакытта аның гомеренә куркыныч янамый, дип яза «Татар-информ».
Белгечләр искәртә: елан чаккан очракта җәрәхәтләнгән урынга жгут салырга ярамый. Мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә, зыян күргән кулны яки аякны азрак хәрәкәтләндерергә һәм күбрәк су эчәргә кирәк.