news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике яшүсмер машина урлаган һәм юл кырыена төшеп киткән

news_top

Татарстанда машина урлап, юл-транспорт һәлакәтенә очраган ике яшүсмерне полиция хезмәткәрләре тапкан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Хокук сакчылары мәгълүматларына караганда, 11 октябрьдә төнлә Лениногорскида 15 һәм 14 яшьлек яшүсмерләр «Жигули» автомобилен урлаган. Машинаның ишеге бикләнмәгән, ә ачкычы кабызу йозагында калган булган. Яшүсмерләр автомобильгә утырып йөрергә чыккан.

Бер мизгелдә руль артындагы яшүсмер идарәне югалткан, һәм машина кюветка төшкән. Юлдан үтеп баручы кеше аларга автомобильне чыгарырга ярдәм иткән. Аннары яшүсмерләр вакыйга урыныннан качкан.

Полиция хезмәткәрләре аларны видеокүзәтү камералары ярдәмендә тапкан. Автомобиль законлы хуҗасына кайтарылган.

Яшүсмерләргә карата төзелгән материаллар процессуаль карар кабул итү өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлегенә тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар