news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике яшьлек баланы әнисе буып үтерергә маташкан

Тикшерү вакытында баланы башка гаиләгә тәрбиягә биргәннәр.

news_top
Татарстанда ике яшьлек баланы әнисе буып үтерергә маташкан
https://pixabay.com

Татарстанның Сарман районында яшәүче хатын исерек килеш ике яшьлек баласын буып үтерергә маташкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 9 гыйнварда 26 яшьлек хатын исерек була. Ул ике яшьлек баласын сөйрәп ала һәм буа башлый. Хатын белән бергә яши торган ир-ат баланы коткара.

Әни кеше гаебен таный, үзенең гамәлен «балага карата кисәк кенә барлыкка килгән ачу» белән аңлата.

Җинаять эше ачылган, психология-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Баланы башка гаиләгә тәрбиягә биреп торганнар. Хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итү турында мәсьәлә хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар