Татарстанда ике яшьлек балага куркыныч авырулы урман бете кадалган
Табиблар бала тәненнән урман бетен алган.
Лениногорскида паркта йөргәндә ике яшьлек балага энцефалитлы урман бете кадалган. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.
Бәхеткә, баланың әти-әнисе тиз генә хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Урман бетен табиблар бала тәненнән алган. Балага куркыныч авырудан дәвалау таләп ителәчәк. Ул 9 июльгә кадәр табиблар күзәтүендә була.
- Табиблар сүзләренчә, лабораториягә җибәрелгән биш урман бетенең берсендә энцефалит булуы ачыкланган.