Татарстанда ике яшьлек бала ачтан үлә язган
Чаллыда 2 яшьлек баланың тавышына күршеләре игътибар иткән.
Берничә сәгать дәвамында елаган бала тавышына күршеләр полиция чакырган. Урынга килеп җиткән хезмәткәрләр ачтан ябыгып беткән баланы күргән.
33 яшьлек анага карата җинаять эше ачылган. Аның 2 яшьлек баласы ачтан ябык, сөйләшә белми.
Беркайда да исәптә дә тормаган сабыйны балалар йортына алганнар, дип хәбәр итә "Татарстан24" телеканалы.