Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике тешен алдыргач комага киткән ир-ат үлгән

news_top_970_100
Татарстанда ике тешен алдыргач комага киткән ир-ат үлгән
"Татар-информ" архивы

Түбән Камада ике тешен алдырганнан соң комага киткән ир-ат вафат булган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Ул, Түбән Камадагы стоматология клиникаларының берсендә теш алдыргач, урын өстенә кала. Аннары ул бер атна чамасы Казанның 7 нче хастаханәсендә реабилитациядә була. Узган төндә бу кешенең йөрәге туктаган.

Денис исемле ир-ат башта Түбән Камада яши, аннары Казанга күченә. Март азагында ул, дәваланырга дип, туган шәһәренә кайта.

Тешләрне алдыргач, аның яңагы шешә башлый. Бераздан ул Казан хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Биредә аңа операция ясыйлар, әмма операция барышында аның йөрәге туктый.

Аннары Денисны медикаментоз комага җибәрәләр, ИВЛга тоташтыралар. Берникадәр вакыт узгач, табиблар аны шул килеш өенә кайтарып җибәрәләр һәм ул бөтенләй шундый булып калырга мөмкин, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100