Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике телле кыз балага операция ясаганнар

Ашатканда коса башлагач, әти-әнисе баланың авызында чит әйбер күреп ала.

news_top_970_100
Татарстанда ике телле кыз балага операция ясаганнар
https://www.instagram.com/drkb_kazan

Татарстан табиблары ике айлык баланы тикшергәндә, аның ике теле булуын ачыклаган. Шуннан соң сабыйга Республика балалар клиник хастаханәсендә операция ясаганнар. Бу вакыйга турында хастаханәнең инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Сабый бала тыныч кына үсә, аның ашавы, сулыш алуы, йокысы белән бернинди борчулары булмый. Ләкин ике айлык бала ашатканда косып җибәрә һәм әти-әнисе авыз куышлыгында чит әйбер булуын абайлап ала. Аннары күзәтә торгач, бу сәер әйбер гел күренгәли. Баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.

Нәни кызчыкның сәламәтлеге белгечләрне борчуга сала, алар аның авыз куышлыгын карагач, бернинди чит әйбер тапмый. Баланы өстәмә тикшеренүгә җибәрәләр. Шуннан соң борын куышлыгында чит әйбер булуы ачыклана. Табиблар балага наркоз ясап, аның борын-тамак юлларын тикшерә.

«Эндоскоп ярдәмендә тикшергәндә, борын куышлыгында чит үсенте табылды. Ул үсенте калын „аяк“ кебек әйбергә ябышып үскән. Ул өске аңкауга береккән һәм бик җайлы гына итеп борын куышлыгына үскән. Бу үсенте хәрәкәтчән, аны тартып карагач, без „аякка“ берегеп үскән чып-чын тел күреп алдык», — дип сөйли республика балалар клиник хастаханәсенең ЛОР бүлеге җитәкчесе Елена Лучкина.

Әлеге үсентене табиблар кисеп алган, аны морфологик яктан тикшерүгә биргәннәр. Анализлар бу үсентенең чыннан да тел тукымасы булуын раслаган. Табиблар медицина әдәбиятын җентекләп карый, һәм үзләренең бик сирәк аномалия белән очрашуын аңлап ала.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Скрытая угроза? Порой процесс лечения превращается в детективный триллер с неожиданными и шокирующими твистами. Как водится, самые захватывающие истории рождаются из самого очевидного и обыденного, нечто такого, что не предвещало угрозы. Ребёнок рос и развивался. Не было проблем ни с кормлением, ни с дыханием, ни со сном. Но в период срыгивания, родители 2-х месячного малыша стали наблюдать появление некоего образования из ротовой полости. За помощью они обратились в ДРКБ. История малышки озадачила специалистов, тем более, что во время осмотра ничего необычного в ротовой полости они не заметили. Понадобились дополнительные обследования. Оказалось, что «подозреваемый» скрывался в носоглотке. Врачами было решено провести осмотр носоглотки под наркозом. - При эндоскопическом методе осмотра, в носоглотке выявлено образование на толстой ножке, исходящее из задней небной душки, и располагающееся очень аккуратно в носоглотке. Образование было подвижное, вытянув его, мы увидели, что на конце ножки сформирован… настоящий язык, - рассказывает заведующая ЛОР-отделением ДРКБ Елена Лучкина. С приговором медлить не стали. Удалив образование, специалисты отправили материал на морфологическое исследование, которое подтвердило, что это ткань языка. Чтобы понять, с чем они имеют дело, врачи обратились за помощью к медицинской литературе. Как выяснилось, ЛОР-доктора ДРКБ столкнулись с редчайшей аномалией. Хористия – это участок сформированной ткани, локализованной в месте, где эта ткань не встречается. В данном конкретном случае - это язык, который локализовался в носоглотке. - Частота встречаемости такой аномалии очень редка. «Язычок» и дальше мог расти, формируя затруднение носового дыхания. Всё сложилось как нельзя лучше и бдительность родителей, и слаженная работа команды врачей… Если бы это образование легко смещалось в ротовую полость и даже ниже, то ребенок мог погибнуть, - констатировала Елена Владимировна. За материал спасибо @eli_ilshatovna #здравоохранение #здравоохранениеРТ #нацпроектздравоохранение #нацпроектдемография

Публикация от ДРКБ Казань (@drkb_kazan)

Бу — хористия — формалашкан тукыма өлеше, ул мондый тукыма очрамый торган башка урынга үсә. Әлеге очракта ул — борын куышлыгына үскән тел, диелә хәбәрдә.

«Мондый аномалия бик сирәк очрый. Бу тел тагын да үсеп, борын аша сулыш алуга комачаулар иде. Әти-әнисенең вакытында күреп алуы, табибларның осталыгы нәтиҗәсендә, бала белән бар да яхшы. Әгәр бу үсенте авыз куышлыгына да җиңел генә үтеп керсә, аскарак төшсә бигрәк тә, бала һәлак булырга мөмкин иде», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100