Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике нәни бала белән ир утырган көймә баткан

Ике һәм дүрт яшьлек балаларны узып баручылар коткарган, ир кеше батып үлгән.

news_top_970_100
Татарстанда ике нәни бала белән ир утырган көймә баткан
Спас районындагы фаҗига турында "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Фаҗиганы күргән кешеләр коткаручыларга шалтыраткан. Алар Антоновка авылы тирәсендә Бизнә елгасында көймә каплануын хәбәр иткән. 

Бу вакытта көймәдә ике һәм дүрт яшьлек балалар һәм бер ир-ат булган. Авыл халкы балаларны судан алып чыккан.

Урынга тиз арада коткаручылар килеп җиткән. Алар батып үлгән 64 яшьлек ирнең мәетен ярдан ун метр ераклыкта табып алган.

Шаһитлар фаҗига вакытында пенсионер исерек иде дип әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100