Татарстанда 2 көнлек эш атнасы башланды.
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булды. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» республика законы нигезендә, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне дә – эшләми торган ял көне.
Шимбә, 1 ноябрьдәге ял көне РФ Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында»гы 2024 елның 4 октябрендәге 1335 нче карары белән дүшәмбегә – 3 ноябрьгә күчерелде.
5 ноябрьдә эш көне Россия Хезмәт кодексының 95 нче маддәсе 1 нче өлеше нигезендә 1 сәгатькә кыска була.