Татарстанда ике кешене көрәк белән чабып үтергәннәр
Яшел Үзән районында ике кеше мәетен тапканнар.
![Татарстанда ике кешене көрәк белән чабып үтергәннәр](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/5/2/c1748d294f303ff64d98caa011e86d61a084250e14b7fa2e766e5b4834ab.jpg)
"30 апрельдә 17.00 сәгатьтә Яшел Үзән районында Васильево бистәсендәге Мәктәп урамында 1992 елда туган ир-ат, 1971 елда туган хатын-кыз мәете табылган", дип хәбәр итте Интерфакс.
Интерфакс чыганагы сүзләре буенча, һәлак булучы кешеләрне көрәк белән чабып үтергәннәр.
Җинаятьченең кем икәне әлегә ачыкланмаган, тикшерү эшләре бара.