news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике иномарка бәрелешкәч, өч кеше һәлак булган

Коточкыч авария бүген иртәнге якта Баулы районында булган.

news_top
Татарстанда ике иномарка бәрелешкәч, өч кеше һәлак булган

Татарстанның Баулы районындагы трассада ике иномарка кара-каршы бәрелешкән. Авариядә өч кеше һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

Коточкыч авария бүген иртән М5 трассасында Уба авылы янында була. Биредә «Рено» һәм «Ниссан» машиналары бәрелешә. Бик көчле бәрелешүдән соң, иномаркаларның берсе әйләнеп каплана һәм юл кырыена төшеп китә.

Якынча белешмә буенча, урында өч кеше үлә, бер кеше имгәнә.

«Имгәнгән кеше исән калуы бер бәхет инде. Машиналар бәрелешкәч, ул алгы тәрәзәдән очып чыккан. Аны нәкъ менә шул хәл коткаргандыр да бәлки», — ди авариянең шаһитлары. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар