Татарстанда ике җиңел машина, бер фура бәрелешеп, 22 яшьлек егет кысылып калган
Тимер арасында кысылып калган егетне махсус кораллар ярдәмендә коткарганнар.
Кичә кичке якта Казан-Ш әмәрдән юлындагы авария турында «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Кощаково янында «Шевроле», «Вольво» фурасы һәм 14нче «Лада» бәрелешкән. «Лада»ның 22 яшьлек йөртүчесе машинасында кысылып калган.
Урынга килеп җиткән коткаручылар һәм табиблар егетне махсус кораллар ярдәмендә тимер арасыннан тартып чыгарып, Казандагы хастаханәгә озатканнар. Питрәч кешесе булган бу егет шактый травмалар алган.