news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике фура "Лада"ны изгән, дүрт кеше һәлак - фото

Ике ир-ат, ике хатын кыз үлгән, бер пассажир хатын-кыз исән калган.

news_top
Татарстанда ике фура "Лада"ны изгән, дүрт кеше һәлак - фото
Бүген көндезге икеләр тирәсендә Яшел Үзән районында М7 трассасында Исаково авылы янында коточкыч юл һәлакәте булган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итә.

"Скания" йөк машинасы "Лада Ларгус" машинасын алда бара торган йөк машинасы прицебына китереп кыстырган. Шуннан соң җиңел машина бик нык изелгән.



"Челнинские известия" сайтына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иткәнчә, һәлакәт урынында дүрт кеше үлгән. "Ларгус"та баручы Чувашстан кешеләр - ике хатын-кыз һәм ике ир-ат һәлак булган.

Бу һәлакәттә җиңел машинадагы бер пассажир хатын-кыз исән калган. Аны хастаханәгә илткәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар