Татарстанда ике бала атасын, сөяркәсе тәрәзәдән егылып төшкәч, кулга алганнар
Соңрак ачыкланганча, бу ир-ат Татарстан Росгвардиясенең ОМОН хезмәткәре булып чыккан.
Татарстан Росгвардиясенең ОМОН хезмәткәрен 21 яшьлек дус кызы үлеменнән соң, кулга алганнар. Бу кыз 6нчы этаждан егылып төшеп һәлак булган. Бу турыда “Татар-информ”га үз чыганагы хәбәр иткән.
21 яшьлек кыз 1 сентябрьгә каршы төндә үлгән. Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, урынга полиция килгәч, аларны ир-ат каршы алган. Ул һәлак булган кызның үзенә кунакка килүен әйткән. Ир-ат сүзләре буенча, алар алкоголь эчеп утырган. Бераздан көнчелек уты кабынып, талаша башлаганнар. Билгеле бер мизгелдә кыз тәрәзәдән ташланган.
Соңрак ачыкланганча, бу ир-ат Татарстан Росгвардиясенең ОМОН хезмәткәре булып чыккан. Аны вакыйгаларга ачыклык кергәнче тоткарлаганнар. “Татар-информ” чыганагы сүзләре буенча, аңа гаепләү белдерлмәячәк.
Әлеге вакыйгадан соң, “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Тоткарланган ир-атка 27 яшь. Танышлары сүзе буенча, ул тыныч холыклы, хезмәттәшләре аны хөрмәт итә. Узган кышта ул хатыны белән аерылышкан, аның ике кечкенә баласы бар. “Татар-информ”га Росгвардия матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча тикшерү бара. Әгәр ирнең гаебе исбатланса, аның эштән азат итәчәкләр.