news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике бала анасы 15нче каттан егылган

Бу вакытта ире ваннада бала коендыра торган булган.

news_top
Татарстанда ике бала анасы 15нче каттан егылган

Чаллыдагы ГЭС бистәсендә 33 яшьлек хатын үлеме буенча тикшерүчеләр эшли.

Узган шимбәдә кичке ун тирәсендә подъезд капкачында хатынның мәетен тапканнар. Аны тәрәзә юганда егылып төшкән дип уйлаганнар.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, ирле-хатынлы гаилә ваннада балаларын коендырган. Бер баланы бүлмәгә алып чыккач, хатын бала белән калган, ир икенче баланы коендырырга алып киткән.

Бераздан ваннадан чыккан ир бүлмәдә бала гына булуын абайлап алган. Ир борчылып коридорга чыккан, балконнан аска карагач, капкачта хатыны ятуын күреп алган.

Ир сүзләре буенча, хатын соңгы вакытта «сәер тавышлар ишетелә» дип зарлана торган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар