Татарстанда җиде кеше имгәнгән авария китереп чыгарган хатын таныклыгын 25 көн элек алган
Кичә кич 16 34 сәгатьтә Чаллы-Түбән Кама юлында авариядә 7 кеше, шул исәптән 4 бала имгәнде. Фаҗига Тукай районында булды. Әлеге аварияне машина йөртү таныклыгын 25 көн элек алган хатын-кыз китереп чыгарган. Бу турыда «Челнинские известия» газетасына Дәүләт автоинспекциясендә сөйләгәннәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек җитәкчесе Шамил Ганиев сүзләренчә, «Лада Приора» машинасы белән 36 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Салонда 41 яшьлек ир-ат, 8 яшьлек кыз, 6 һәм 1 яшьлек ике малай була. Якынча белешмә буенча, машина йөртүче имин тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм «Рено» белән бәрелешә. «Рено» белән 50 яшьлек ир-ат идарә итә, салонда 11 яшьлек малай була.
Ике машинадагы кешеләр дә имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар.
«Рено» йөртүчесе һәм пассажиры – Чаллы кешеләре, «Лада Приора»да баручылар Түбән Камада яши.
«Лада Приора» пассажиры сүзләренчә, машина йөртүче каршы яктан килә торган автомобиль фараларын күреп югалып кала, «Лада» тайгаклый башлый, каршы як полосага чыга. Алар Түбән Камага кайтып барган, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» авария мизгеле төшерелгән видеоны күрсәтте. Анда «Лада Приора»ның зур тизлектә барган килеш каршы яктагы машинага бәрелүе күренә.
Бүген «Татар-информ» Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, имгәнгән ике бала авыр хәлдә. Аларны Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә санавиация белән алып килгәннәр. Тагын икесе Кама балалар медицина үзәгенең травматология бүлегендә дәвалана.
Машина йөртүчеләр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, икесе дә реанимациядә. «Рено» белән идарә иткән ир-атка операция ясаганнар, ул үз аңында. «Лада Приора» йөртүчесе хәлен табиблар урта авырлыкта дип бәяли. Иңбаш сөяге сынган тагын бер пассажир хастаханәгә озатылган, диелә хәбәрдә.
- Чаллы янында авариядә җиде кеше, шул исәптән дүрт бала имгәнгән, дип кичә язган идек.